| Тирән уйлану | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| БАШ БИТ | САЙТ ТУРЫНДА | ЯЗУЧЫ ТУРЫНДА | БАШКА САЙТЛАР | ЭЛЕМТӘ | |||||||||
![]() |
|||||||||||||
|
ТИРӘН УЙЛАНУ |
ТИРӘН УЙЛАНУ Куп кенә кеше “тирәнтен уйлану” өчен башын ике кулы арасына алуны, берәр булмәгә, хәтта бер төрле уйлану бүлмәсендә калуны, ботен кешеләрдән һәм вакыйгалардан читләшүне,качуны күз алдына китерер. Хәтта “тирәнтен уйлануны” шул кадәр зурайтып күзаллар ки, узе өчен моны була алмас дип зан кылар, моны барытик кайбер галимнәр, фәлсәфәчеләр, бөек кешеләргә генә хас дигән нәтиҗә ясар. Югыйсә, Аллаһ кешеләрне уйлануга чакыра һәм “(Бу Көръән,)Аятләре өстендә яхшы-яхшы уйлансыннар һәм чиста акыл ияләре үгет алсыннар дип сиңа иңдерелгән изге китап” (Сад сүрәсе,29) аяте белән Көръәннең кешеләргә уйланулары өчен иңдергәнен белдерер. КЕШЕЛӘР ГОМҮМӘН НИЛӘР ТУРЫНДА УЙЛАНЫР ? Кешеләр көндәлек тормышларында ничек буш эшләр белән мәшгуль булып, буш нәрсәләргә вакыт сарыф иткән булса, шулай ук буш фикерләргә бирелеп тә вакытны бушка сарыф итә ала. Аллаһ Көръәндә: “Алар “бөтенләй буш” нәрсәләрдән качынучылар” (Мүэминүн сурәсе,3) аяте белән мөэминнәрне мактый һәм моны гузәл үрнәк буларак күрсәтә. . Шиксез, Аллаһның бу тасвиры кеше уй-фикерләре өчен дә яраклы. Чөнки уй-фикерләр, әгәр кеше аларны аңлы, белгән килеш контроль итмәсә, инсан акылында дәвамлы буларак урын алыр. УЙЛАНЫРГА КИРТӘ БУЛГАН СӘБӘПЛӘР НИЛӘР ? Кешеләрнең уйланувына киртә булучы куп кенә сәбәпләр бар. Болар кешеләрне уйланудан, хакыкатьләрне күрүдән мәхрум итү ала. Шуның өчен һәр кеше үзенә начар яктан тәэсир иткән сәбәпләрне фаш итүве һәм алардан котылувы шарт. Киресенчә булганда, дөнья тормышының хакыйкый йөзен күрә алмас. Бу исә аңа Ахирәттә бик олы югалтулар китерер. Аллаһ Китабында бу төрле кешеләрдән шулай хәбәр бирә: УЙЛАНЫРГА ТИЕШ БУЛГАННАР Шуны онытмаска кирәк: фәкать фикерләгән кешеләр акылын куллана алыр һәм башка җанлылардан аермалы бер халәткә ирешә алыр. Тирә-ягындагы могъҗизалы вакыйгаларны күрмәгән, күреп тә аңлый алмаган кешеләрнең хәлен Аллаһ аятьләрендә шулай хәбәр биргән: КОРЪӘН АЯТЬЛӘРЕ ӨСТЕНДӘ УЙЛАНУ Изге китабыбыз Коръән – Аллаһның бөтен кешеләргә иңдергән соңгы китабы. Дөньяда яшәгән һәркеше Коръәнне өйрәнү һәм анда белдерелгән әмерләрне үтәү белән вазифалы. Тик кешеләрнең зур өлеше Коръәнне изге бер китап буларак кабул итүләренә карамастан , аны өйрәнмәсләр һәм Коръәндәге Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәсләр. Бу – Көръән турында һич уйланмаганлыкларының, Коръәнне тегеннән-моннан ишетелгәннәр аркылы тануларының бер нәтиҗәсе. Фикерләгән бер кеше өчен Коръәннең әһәммияте һәм кеше тормышындагы урыны исә бик зур.
|
|||||||||||
КЕШЕЛӘР ГОМУМӘН НИЛӘР ТУРЫНДА УЙЛАНЫР ? |
|||||||||||||
УЙЛАНУГА КИРТӘ БУЛГАН СӘБӘПЛӘР НИЛӘР ? |
|||||||||||||
УЙЛАНЫРГА ТИЕШЛЕ БУЛГАННАР |
|||||||||||||
КОРЪӘН АЯТЬЛӘРЕ ӨСТЕНДӘ УЙЛАНУ |
|||||||||||||
| БАШ БИТ | САЙТ ТУРЫНДА | ЯЗУЧЫ ТУРЫНДА | БАШКА САЙТЛАР | ЭЛЕМТӘ | |||||||||
| © 2011 Harun Yahya www.harunyahyatat.net Бу сайттагы мәгълүматлар эчтәлеген саклау шарты белән куллануда ирекле. |
|||||||||||||